Калдыклар –ноль. Чаллы укучылары чүпләрне сортларга аеру турында ЭКОдәрестә катнашты

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Чүпләрне аерым җыюның мөһимлеге турында Яр Чаллы укучылары ЭКОдәрестә фикер алышты, аны балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Чара барышында укучылар калдыкларның нинди төрләре булуы турында, чүпне сортларга аеруның мөһимлеге нәрсәдә булуы һәм өй шартларында көнкүреш калдыкларына ничек итеп икенче тормыш биреп булуы турында белделәр. Шулай ук балалар мавыктыргыч дәрес барышында ЭКОуенда катнаштылар: чүпне сортларга аеруда тизлеккә һәм белүдә ярыштылар. Укучылар әйтүенчә, чүпне аерым җыю экологик тормыш рәвеше мисалы булып тора. Алар сүзләре буенча, әгәр һәр чаллылы көнкүреш калдыкларын баштан ук сортларга аерса, полигоннарга йөкләнеш сизелерлек кимер, ә әйләнә-тирә мохит торышы яхшыра барыр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International