Яз төрле кеше өчен төрлечә башлана. Анда һәркайсыбыз үзе өчен ниндидер матурлыклар күрә, үзенә якын авазлар ишетә. Ә инде Татарстанның 23 районыннан 170 яшь тикшеренүче һәм табигатьне сөюче өчен елның иң матур фасылларыннан берсе – яз бик тә матур һәм кызыклы Республика экологик белем фестиваленнән башланып китте. 2019 елның 15-17 мартында “Байтик” савыктыру-мәгариф комплексы базасында узды ул.
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экологик бәйгеләр, яшьләр фестивале, салда йөзүләр, спорт ориентациясе буенча уеннар. Бүген аппарат киңәшмәсе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин 2019 елда үсеп килүче буын өчен оештырыла торган экологик юнәлештәге чараларга анонс ясады.
Әлмәт районының үсмерләр клубларына йөрүче балалар туып үскән төбәгебезнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында нинди белемнәргә ия булуларын күрсәтте.
Батареяләр көндәлек тормышыбызга инде күптәннән үтеп керде. Без аларны көн саен йөзләрчә электр приборларында: сәгатьләрдә, телевизор пультларында, көчле фотоаппаратларда һәм башка профессиональ җиһазларда кулланабыз.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 591 мөрәҗәгать кергән. Шуның 38е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 125 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 167 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 261 мөрәҗәгать кабул ителгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында начальник урынбасары Светлана Балашова җитәкчелегендә “Баш дәүләт экспертиза идарәсе” федераль автоном учреждениесе вәкилләре булып китте. Очрашуны министр Александр Шадриков үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитештерүдә экологик контрольлекне хәл итүне оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында хисаплар кабул итүне дәвам итә.
Әлмәт районында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары җир законын бозу билгеләрен ачыклаган.
ТР Хөкүмәт йортында “Әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә проект документларының тиешле таләпләргә туры килү мәсьәләләре. Инженер-экологик тикшеренүләр буенча техник документлар проблематикасы. Федераль һәм төбәк хакимияте органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү” дигән темага “Главгосэкспертиза” төбәк киңәшмәсенең беренче өлеше тәмамланган.
Экологик тәрбиядә төп бурычларның берсе – балага табигатьнең үз өе, ватаны кебек булырга тиешлеген, аны чит итүнең куркыныч һәм хәтта оят булырга тиешлеген аңлату. Экологик агарту максатыннан, Казан шәһәре 18 нче гимназиясендә “Су ресурсларын саклау” дигән темага экологик дәрес булып узды.