Биредә хәзер язгы ташу куркынычы юк. Арчада яшәүче 390 артыграк кеше су басудан котылган

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Арча районында шәһәр территорияләрен су басу проблемасы юкка чыгып килә. Казансу елгасы юлын “көйләү” һәм аның сул кушылдыгын чистарту эшләре соңгы этабына кергән.

Моңа кадәр язгы ташу чорында Арча халкы су басудан җәфаланган: барлыгы 36 гектар мәйданда торак йортлар һәм инфраструктура объектларына су басу куркынычы янаган. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов хәбәр иткәнчә, елга төпләренең ләмләнүе, яр буйларының агачлар белән каплануы аркасында килеп чыккан бу хәл. Район муниципалитеты проблеманы хәл кылу максатыннан проект-смета документларын эшләп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

“Министрлык, үзенә тапшырылган вәкаләтләр кысаларында, федераль субвенция средстволары хисабына, елга юлын һәм төбен чистарту эшләрен башлап җибәрде. 18-19 елларга 2-3 еллык дәүләт контракты төзелде”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе начальнигы Таһир Вәлиев. Бүгенгә 1922 м озынлыкта Казансу елгасын тирәнәйтү, елга юлын чистарту һәм турайту эшләре башкарылган. Белгечләр бәяләвенчә, шул рәвешле алга таба 656 млн сум күләмендә зыян булдырылмыйча калына.

“Эшләр башкарылганчы, идән асларына, нәүрәпләргә су тула иде, хәзер моңа чик куелды. Быел нәүрәпләр – коп-коры: бәрәңгегә дә, башка яшелчәгә дә зыян килмәде”, – ди биредә яшәүче Ибраһим Сабиров. Сүз уңаеннан, 89 участокның, җәмгысе 391 кешенең язгы ташуның аянычлы нәтиҗәләреннән коткарылуын әйтеп үтәргә кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International