“Экояз-2019” кысаларында Азнакай шәһәренең “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында педагоглар өчен республика семинар-практикумы булып узган. Практик семинар мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында тәҗрибә алышуга корылган. Чарада катнашучылар үзләренең эшләре, экологик акцияләр, паркларга “поход”лар, балала бакчасына йөрүче сабыйлар белән экология-агарту эше методикалары турында сөйләгән. Ә инде “Гнездышко” балалар бакчасы үрнәгендә балалар учреждениеләрендә экологик сукмаклар булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Биредә берничә ай дәвамында экосукмакларның бер өлешенә әйләнгән уен һәм сәнгать зоналары булдырылган икән. Балалар бакчасы бу юнәлештә сабыйлар белән актив төстә эшләгән өчен берничә тапкыр республика бүләкләренә лаек булган. Шулай ук биредә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә, балаларга җил юнәлешен һәм көчен, явым-төшем күләмен һәм һава торышын билгеләргә өйрәткән мини метеостанция дә булдырылган әле.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте