ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Мирхәйдәр Фәтхуллин җитәкчелегендә әлеге республикадан килгән коллегаларыбыз экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.

Инде барыбызга да мәгълүм булганча, экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыкларны икенчел эшкәртү мәсьәләләрен белем бирү процессына кертү зарури. Тиешле белемнәр яшь буынга көнкүрештәге файдалы гадәтләргә ияләшергә һәм шәхси җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итә. Якын киләчәктә нәкъ менә алар нинди дөньяда яшияячәгебезне билгеләячәк бит.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ташландык суларны чистартуда Япония технологияләреннән файдалану мәмкинлекләре турында сөйләшү булып узды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәрендәге базаларның берсе территориясендә мич төтене белән һавага пычрак матдәләрнең чыгуы турында мөрәҗәгать кергән (җирле халыктан).

19 март көнне 14.00 сәгатьтә Чирмешән авылы башкарма комитетында (Совет ур., 32 й., 3 кат, башкарма комитет җитәкчесе бүлмәсе) әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Үзбәкстан Республикасы Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә контрольлек инспекциясе начальнигы урынбасары Бахтиёр Хаҗиханов җитәкчелегендә әлеге ил делегациясе рәсми визит белән Казанга килде. Якындагы чит ил кунакларының Татарстан башкаласына килеп чыгуының төп максаты  – Татарстан экологларының эш тәҗрибәсен тәфсилләп өйрәнү һәм алга таба үз эшләрендә шул тәҗрибәдән файдалану.

Бүген Россия Федерациясе Прокуратура университетының Казан юридик институтында (филиалы) экологик иминлек һәм икътисад өлкәсендә күзәтчелекне хәл итүче прокуратура хезмәткәрләре – тыңлаучыларның укуга керешүләренә багышланган тантаналы чара булды. Тантанага җыелган халыкка филиал директоры Фәрит Хисаметдинов мөрәҗәгать итте. Ул укытучылар белән таныштырды, институтның эше турында сөйләде, тыңлаучыларны укуларының башлануы белән котлады. Директор, бай эш тәҗрибәсенә ия булуларына карамастан, прокуратура хезмәткәрләренә белемнәрен чарлау мөмкинлегеннән файдалану зарурилыгын басым ясап әйтте.

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев катнашты.

Казанда бер карьерны законсыз эшкәрткән өчен төзелеш оешмасына карата 800 мең сумлык административ штраф салынган. Агымдагы елның февраль аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре гомумтаралган файдалы казылма (кызыл балчык) чыгарган вакытта 4 үзбушаткыч һәм бер экскаваторны “кармак”ка эләктергән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт районында яшәүче берәүдән канализация суларының агып ятуы турында мөрәҗәгать алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International