Нурлат районының Единение авылында яшәүчеләр 2000 кв.м мәйданда көнкүреш калдыклары өемен ясап куйган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында әнә шуңа тап булган. Авыл җирлеге башлыгы калдыклар өемен юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарган. Хәзерге вакытта авыл чүплектән тулысынча арындырылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте