Эколог – кем ул? Бу эш өчен нинди һөнәри сыйфатларга ия булырга кирәк? Әлеге һөнәр иясе көн саен нәрсә белән шөгыльләнә?
Арчада яшәүчеләр “Батарея тапшыр – керпене саклап кал” дигән акциягә кушылды: 1февральдән Арча үзәк китапханәсендә кабул итү пункты булдырылды.
Бүген җәмгыятебездә табигатькә, тулаем алганда әйләнә-тирә мохиткә карата чын мәхәббәт хисен яңарту мөһим. Чаллы шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88нче мәктәптә, экологик тәрбия максатыннан чыгып, “Табигать лабораториясе” бүлмәсен ачу тантанасы булып узды.
1 апрельдән бөтен республика күләмендә санитария-экология икеайлыгы башлана.
Бүген Спас районы Полянка мәктәбе укучылары «Пчелка-У/хим» эспресс-лабораториясен сынап карады һәм үзләренең проекты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Буа шәһәренең “Солнышко” балалар бакчасында экология белемнәре көне булып узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре педагоглар һәм яшь экологлар белән берлектә уен рәвешендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча мөһим мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышу үткәрде.
Күпләребез кәгазьне яңартып була торган бик очсызлы чыганактан алына дип уйлый. Кызганычка, кәгазь җитештерү – күп ресурслар сорый торган бик тә авыр процесс.
Чүптән бүленеп чыккан газ Татарстанда электр энергиясен җитештерү өчен ягулыкка әйләнергә мөмкин. “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәкъдиме белән, каты коммуналь калдыклар полигоннарында чүплек газын утильләштерү һәм, электр станциясе белән, полигонны газдан арындыру станциясен төзү проектын эшли башлаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары Казан шәһәре Киров районында пычрак кар бушатып ятканда бер КамАЗның юлына аркылы төшкән. Экологлар территорияне мониторинглау нәтиҗәсендә биредә кар өеменә тап булып, аны контрольлеккә алган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенең башлануы турында игълан итмәкче. Бәйгедә катнашуга республика мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү, “Экояз” республика акциясе кысаларында, 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр хәл ителәчәк.