Халык дәррәү кубып җыештырды-чистартты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре урман өмәсендә катнашты

2019 елның 25 мае, шимбә

Дәртле музыка яңгырап торган бер мәлдә пирчәткәләр, чүп капчыклары, көрәк-тырмалар белән “коралланып”, старт сызыгына бастылар. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясендә катнашты. Ул ике мәйданчыкта – “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе каршындагы мәйданчыкта һәм Казан оптика-механика заводы тирәсендә уздырылды.

Кояшлы салкынча көндә саф һавада эшләү – үзе бер рәхәт! Шуңа күрә өмәгә җыелган барча халык җиң сызганып эшләде. Пикниклардан соң табигатьне “бизәп” торган шыксыз калдыклар күз ачып йомганчы капчыкларга тутырып куелды.

“Җыештыруның максаты – килеп, чистартып китү генә түгел. Без кешеләребез игътибарын үз-үзен тоту культурасын үзгәртү зарурилыгына юнәлтергә тиешбез. Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләнелми торган җирдә чиста булуын һәркайсыбызның аңлавы зарури,” – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты экология күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илнур Хәкимов.

Җыештыру-чистарту эшләреннән соң барча кеше кыр кухнясының тәмле ашлары белән сыйланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International