ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында күчмә тикшерү үткәрү барышында җир законы таләпләрен бозуны ачыклаган. Алар Әлмәт районы Түбән Мактама авылы тирәсендә җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын ыргытып калдыру фактын теркәгән. Чүп өемендә, гадәттәге төзелеш материаллары белән беррәттән, гражданнарның медицина карточкалары да табылган. Шул рәвешле барлыгы 24 кв.м мәйданда туфракның пычрануы исәпләп чыгарылган. Калдыкларның, капиталь төзекләндерү үткәрелгәндә, шәһәрдәге дәвалау-профилактика учреждениесеннән чыгарылганлыгы күздә тотыла. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ тикшерү алып барыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте