ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Апас шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә кайбер закон бозу очракларын ачыклаган. Табарка елгасының су саклау зонасында биналарны сүтүдән калган такта калдыклары, төзелеш кирпече ватыклары, эштән чыккан пневматик шиннар өеме барлыкка китерелгән икән. Экологлар шулай ук Табарка елгасына – гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына кешеләрнең килеп-китеп йөрүен тәэмин итү шартлары үтәлмәвен билгеләгән.
Югарыда күрсәтеп үтелгән фактлар буенча физик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”) буенча 4 беркетмә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча 2 беркетмә һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча бер беркетмә төзелгән. Закон бозулар буенча бер ай эчендә тиешле чаралар күрелергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте