Эштән чыккан шиннар өеме һәм нефть продуктларының җиргә агуы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында Сарман районында закон бозу очракларын ачыклаган. Баксаң, биредә бер оешма, акча һәм вакытны янга калдыру максатыннан, эш урынында гына транспорт чараларын ремонтлап яткан икән. Моның дәлиле буларак, Рангазар авыл җирлегендә карьера эшкәртү урынында 20 кв.м. мәйданда пневматик шиннар табылган, шулай ук 8 кв.м. мәйданда туфракның яраксызга әйләнгән машина маена пычрануы билгеләнгән. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре, хәвефлелек классын билгеләү өчен, туфрактан пробалар алган. Нәтиҗәдә юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ эш кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте