Буа шәһәренең “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр нинди экологик эшчәнлек алып бара? Биредә нинди чаралар үткәрелә, идеяләр кайдан табыла һәм нәтиҗәле экологик агарту – нәрсә ул? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре бик тә мавыктыргыч экодәрестә әнә шундыйрак сорауларга җаваплар табарга булды. Чара кысаларында нәниләр калдыклар белән дөрес эш итү һәм чүпне аерып җыю темаларына экологик мультфильмнар карады, тематик биремнәр үтәде, команда белән уйный торган “Табигать бүләкләре” дигән уенда катнашты. Шулай итеп, сабыйлар дәрестә, табигатьне саклау өчен, зарарлы гадәтләрдән һәм бер тапкыр кулланыла торган савытлардан баш тартырга кирәклеген бик әйбәт үзләштерде. Дәрестә катнашучыларның барчасына мәгълүмати буклетлар өләшенде.
Балалар бакчасы хезмәткәрләренең күп кенә экологик чараларда бик тә актив катнашып килүләрен искәртеп үтәргә кирәк. Быел балалар һәм аларның ата-аналары белән берлектә территорияне җыештыру, икенчел чимал җыю буенча акцияләр үткәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте