Буада Табигатьнең яшь сакчылары көне билгеләп үтелде

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Эколятлар – табигатьнең чып-чын яшь сакчылары ул. Буада 150гә якын бала шәһәрнең ял үзәге мәйданчыгында узган “Без – чиста шәһәр яклы!” дигән урам йөрешендә катнашты. Чараны оештыручылар әйтүенчә, табигатькә мәхәббәтне балачактан ук сеңдерергә кирәк, шуңа күрә мондый акцияләр белем бирү төсмерен ала.  Мисаллар, гамәлләр нигезендә өйрәтү – экологик белем бирү принципларыннан берсе. Буада исә ул  – төп игътибар үзәгендә.  Бәйрәмдә малайлар һәм кызлар табигатьне сакларга ант итте, шуннан соң ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәрбер балага яшел галстук такты. Балалар белән үткәрелгән чарада әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләсе, табигатьне саклау, үз йортыңны, шәһәр һәм урамыңны чисталыкта тоту зарурилыгы турында сүз барды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International