ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Түбән Кама районы укучылары 1 апрель – Халыкара кошлар көненә актив төстә әзерләнә. Алар Габдулла Тукай паркында үткәрелгән эко-фестиваль кысаларында орнитология өлкәсендәге белемнәрен һәм канатлы дусларга җимлекләр әзерләү буенча күнекмәләрен күрсәтте.

Планетабызда, “Җир сәгате” массакүләм экологик акциясе кысаларында, 18 000 артыграк архитектура үрнәге утлары сүндереп торылачак. Анда дөньяның 188 иленнән 2 миллиардтан артыграк кеше катнаша. 2019 елда халыкара Җир сәгате 13 нче тапкыр – 30 мартта, шимбә көнне үткәрелә. Анда теләсә кем катнашырга мөмкин. Моның өчен   20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькәчә электр уты сүндереп куелса, шул җитә.

Планетабызда океан сулары коры җирнең 70,8% чамасын диярлек биләп тора. Шул ук вакытта бөтен суларның нибары 3%ы гына – эчәргә яраклы төче су. Кешеләр әле анысының да нибары 1%ын гына куллана ала. 22 мартта, халыкның игътибарын су объектлары торышына һәм алардан нәтиҗәле файдалану проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, Бөтендөнья су көне и су ресурслары көне билгеләп үтелде.  Аны уздыру идеясе тәүге тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода үткәрелгән БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү конференциясендә  (ЮНСЕД) яңгыраган.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Транснефть – Прикамье” АҖ нефтьүткәргече тишелгән урында алынган кар 2 класс хәвеф белән яный, анда нефтьүткәргечләр күләменең 78 % тәшкил итүе исәпләп чыгарылды”, – ди экологлар.

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урман көненә багышланган чара үткәрелде. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.

Бүген Балтач һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәләрендә республикабызда санитария-экология икеайлыгын үткәрү буенча зона киңәшмәләре булып узды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары  – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Төньяк һәм Идел-Кама зонасы муниципаль районнарының әзерлеген тикшерде.

Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда “Планетабызны саклаячакбыз!” дигән эко-бәйрәм булып узды. Биология һәм экология атнасына багышланган чарада уку йортының 2-7 сыйныфлары укучылары катнашты. Алар өчен  КВЕСТ уены оештырылды.

Хәзерге вакытта экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре балалар белән эшләүдә торган саен әһәмиятлерәккә әйләнә бара. Кече ватаныбызны экологик яктан савыктыру, туып үскән төбәгебез табигатен яңарту, тирәлегебезгә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү гаять мөһим мәсьәләләргә  әйләнде.

Бер агач елына 100 кубометр чамасы кислород бүлеп чыгара. Үз “гомере”ндә уртача бер тонна чамасы углекислый газ йота. Тик менә планетабызның “үпкә” саннары гына даими рәвештә кими – планетада һәр секунд саен бер футбол кыры зурлыгындагы урман юкка чыга. Урман һәм аның байлыкларын саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук урманнарның әһәмияте турында җәмгыятьнең хәбәрдарлыгын үстерү максатыннан чыгып, махсус бәйрәм – Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне гамәлгә куелган.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре белән очрашу булып узды. Министр Александр Шадриков рәислегендәге киңәшмәдә “РосРАО” ФДУП башкарма директоры (Мәскәү ш.) Александр Богуцкий, РосРАО” ФДУП Идел буе территориаль округы” филиалы (Түбән Новгород ш.) директоры Андрей Балашов, филиал директорының үсеш буенча урынбасары Алексей Голубев, Казан бүлеге директоры Рим Бәдамшин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International