Мәсьәлә җәһәт кенә хәл ителгән. Нурлат районында ике чүплек юкка чыгарылган

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган. Җирле халык Биккол авылы тирәсендә көнкүреш калдыкларыннан торган чүплекнең оештырылуын белеп алган. Шулай ук Светлое Озеро торак пункты территориясендә дә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру очрагы ачыкланган. Һәр чүплек мәйданының 2000әр кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Авыл җирлекләре башыкларына әлеге закон бозу очракларын бетерү зарурилыгы турында күрсәтмәләр чыгарылган. Чүплекләр кыска гына вакыт эчендә юк ителгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International