Яраксызга чыккан 4,6 тонна батарея җыеп алынган – Татарстан мәктәпләре укучылары “Экояз-2019” республика акциясе йомгаклары буенча әнә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бүген “ЭКОдулкын” IV Яшьләр эклологик форумы мәйданчыгында “Дюраселл Раша” пилот проектының тәүге этабына йомгак ясалды. Яраксызга чыккан химик ток чыганакларын җыюда республикабызның 300 гомуми белем бирү оешмасы катнашкан. Болар – Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа, Азнакай, Арча, Чистай, Түбән Кама һәм Иннополис мәктәпләре. Экологик турнир йомгаклары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- Азнака ш. - 586,3 кг
- Әлмәт ш. – 7500 кг
- Арча ш. – 245,4 кг
- Буа ш. - 179,95 кг
- Иннополис ш. - 133,8 кг
- Казан ш. – 10450 кг
- Чаллы ш. – 3825 кг
- Түбән Кама ш. - 1317,24 кг
- Чистай ш. – 365,799 кг
Иң югары күрсәткечләргә ирешкән иң актив укучылар һәм республикабыз мәктәпләре дә билгеле. Аларга смартфоннар һәм экспресс-лабораторияләр бүләк ителде.
Иң актив укучы (1-4 сыйныф):
1.Вәлиев Әмир - МБОУ Казан ш. 121нче лицее – 180 кг;
2.Вәлиева Амалия – Азнакай ш. 5 нче урта мәктәбе - 97,8 кг;
3.Кардашевский Денис – Чаллы ш. 11нче урта мәктәбе - 73,1 кг.
Иң актив укучы (5-8 сыйныф):
1. Рамазанов Әмир — Чаллы ш. 60 нчы урта мәктәбе – 43 кг;
2. Юнысов Азамат — Түбән Кама ш. 22 нче гимназиясе - 32,6 кг;
3. Васев Максим — Чаллы ш. 48 нче урта мәктәбе – 30 кг.
Иң актив укучы (9-11 сыйныф):
1.Хөсәенова Гөлия — Арчаның аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәбе - 62 кг;
2.Хөснуллин Камил — Түбән Кама ш.32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - 40 кг;
3.Акатьев Эмиль — Түбән Кама ш. 22 нче гимназиясе - 22 кг.
Иң актив мәктәп (шәһәр округлары):
1. Казан ш., Яңа Савин районы 143нче мәктәбе - 1211,5 кг;
2. Казан ш., 117 нче урта мәктәбе – 886 кг;
3. Казан ш., 5нче гимназиясе - 659 кг.
Иң актив мәктәп (шәһәрләр):
1. Азнакай ш. гимназиясе - 214,8 кг;
2. Әлмәт ш. Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе - 202кг;
3. ТР Түбән Кама муниципаль районы 22 нче гимназиясе -146,4кг.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте