Буа районында табигатьне саклау законын санга сукмаучы өч кеше экологларның фототозак камераларына эләккән. Фотоматериаллардан күренгәнчә, гражданнар җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлап калдырган. Элегрәк бу җир кишәрлеге каты көнкүреш калдыклары полигоны булып хезмәт иткән, дип аңлата Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары. Әмма ел башында полигон ябылып, биредә калдыклар өю тыелган. Гаепле затларны билгеләү максатыннан чыгып, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә бирегә чүп китереп аударган транспорт чаралары милекчеләрен билгеләү йөзеннән запрос җибәрелгән. Хәзерге вакытта закон бозучылар исеменә беркетмәләр төзү өчен килү турында извещениеләр җибәрелгән. Ачыкланган фактлар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте