Икеайлык йомгаклары буенча республиканың иң чиста шәһәрләре һәм районнары. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды

2019 елның 1 июне, шимбә

Республикада санитария-экология икеайлыгын үтәү буенча иң югары балл җыйган муниципалитетлар билгеле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң активларны бүләкләде. Ачыкланган һәм юкка чыгарылган табигатьне саклау законын бозулар саны, шул исәптән калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштырулар саны, үткәрелгән экология-агарту һәм табигатьне саклау чаралары, акциягә кушылган кешеләр саны һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынган. Иң яхшы муниципаль берәмлек исеменә конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы өч категориядә үткәрде.

Икеайлык йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

“Шәһәр округлары” категориясендә “Иң яхшы муниципаль берәмлек”:

- 1 урын – Казан ш.

- 2 урын – Чаллы ш.

“Үзәге шәһәр статусына ия булган муниципаль районнар” категориясендә “Иң яхшы муниципаль берәмлек”:

- 1 урын – Әлмәт районы

- 2 урын – Түбән Кама районы

- 3 урын – Зәй районы.

“Үзәге шәһәр тибындагы бистә, сала статусына ия булган муниципаль районнар”:

- 1 урын – Биектау районы

- 2 урын – Саба районы

- 3 урын – Алексеевск районы.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International