“ЭКОдулкын” - бер-беребездән өйрәнү мөмкинлеге биргән мәйданчык ул. “Байтик” белем бирү-савыктыру комплексында Яшьләр экологик оешмалары форумы эшенә йомгак ясалды

2019 елның 1 июне, шимбә

Экоактивистлар, студентлар һәм экология мәсьәләләрендә экспертлар. Бу көннәрдә аларның барысы да бер белем бирү мәйданчыгына җыелды. “Байтик” белем бирү-савыктыру комплексында 31 майдан 1 июньгә кадәр “ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумы узды. Анда “Россия Студенлар Отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, “Чиста булачак” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, форумда катнашучылар өчен бик бай программа әзерләде. Балалар алдында 46 спикер чыгыш ясады. Болар – калдыклар белән эш итү өлкәсендә белгечләр, экологлар, медиаөлкә вәкилләре һәм экологик җитештерүне җайга салучы хосусый компанияләр. Экспертлар белән табигатьне саклау акцияләрен үткәрүнең яңа форматлары, экологик тормыш рәвеше үзенчәлекләре, социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында проектларга этәргеч бирү буенча фикер алышу булды. Яшь эковолонтерлар, үз чиратында, экологик мәсьәләләрне үзләренчә хәл кылу юллары белән таныштырды. Фәнни-тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар бәйгеләре һәм “EcoSkills” һөнәри осталык бәйгесе иң шәп идеяләрне ачыклау мөмкинлеге бирде. Форум республикабызның 26 районыннан 200 ләп активистны берләштерде.

“ЭКОдулкын” форумы” – бер-беребездән өйрәнү мөмкинлеге биргән мәйданчык ул. Йомгаклар ясап, нәтиҗәләргә сөенәбез һәм яңа планнар корабыз”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, форумда катнашучыларны сәламләп. “Бүген мин биредә шатлыклы йөзләрне, бәхетле елмаюларны, үтә мөһим экологик эш белән янып-көеп яшәвегезне күрүгә чиксез шатмын. Бөтен “Экояз” дәвамында күрсәткән активлылыгыз фантастикага тиң нәтиҗәләргә китерә. Кыска гына вакыт эчендә шуның кадәр күп батарея җыелганы юк иде әле. Химик ток чыганаклары, табигатькә зыян салмыйча, эшкәртүгә җибәреләчәк ләбаса! Бу – сезнең бик зур хезмәтегез!”, – басым ясап әйтте, үз чиратында, “Дюраселл Раша” федераль инфраструктура башлыгы Александр Пестерев.

“ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмалары форумы экологик тәрбия һәм мониторинг өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру җәһәтеннән тырышлыкларны бер йодрыкка туплауга юнәлдерелгән. Жюри карары белән иң яхшы дип табылган фәнни-тикшеренү эшләре һәм социаль проектлар махсус бүләкләргә лаек булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International