Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары үзләре өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә файдалы чарада катнашты. Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында экологик велоквест – шәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен үткәрелде. Чара Сулыкларны халыкара чистарту көненә багышлап уздырылды. Квестта катнашучылар Кремль яр буе, Черек Күл, Болак һәм Кабан маршруты аша узды. Аларны һәрбер тукталышта төрле темаларга: күлләр тарихы, экологик вәзгыять һәм табигатьтән файдалану темаларына кызыклы биремнәр көтеп торды. Әлеге проект, откан грант кысаларында, “Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырылып килә. Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар арасындагы бәйгенең узган елның көзендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгәнлеген искә төшерик.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте