Актаныш предприятиесе туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп салдырып алган өчен штрафка тартылган

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Актаныш районы Совхоз бистәсендә җир эшләренең законсыз алып барылуы турында берәүдән хәбәр алынган. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча шундук юл тоткан. Тикшерү вакытында предприятиенең 100 кв.м мәйдандагы территориядә 2 метрлы траншеяләр казып, туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп салдырып алуы ачыкланган. Закон бозуга вакытында киртә куелу нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә әлләни зур зыян салынмыйча калган. Юридик һәм вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) буенча беркетмәләр төзелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International