Бүген кабат Горький тимер юлының Казан төбәге тикшерелде

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре районнары администрацияләре вәкилләре һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләре Горький тимер юлының Казан төбәгенә контроль тикшерү үткәрде. Шулай итеп, Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты территориясе янә бер кат тикшереп чыгылды. Элек бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәгән закон бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка кабат тартылачак. Чүп-чарны җыештыруга бер ай вакыт бирелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International