Әйләнә-тирә мохитне саклау – тормышыбызның бик тә мөһим өлеше. Шуны истә тотып, Казан шәһәренең 96нчы гимназиясендә, экологик агарту максатыннан, экология дәресе үткәрелде. Дәрестә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга гадәти чүпне ничек дөрес итеп утильләштерергә кирәклеген аңлатты. Интерактив дәрес балалар күңеленә бик тә хуш килде: алар калдыкларны аерып җыюның мөһимлеге турында мәгълүматларны зур игътибар белән тыңлады. Ә инде үзләштерелгән белемнәрен ныгыту өчен балалар, укытучылары белән бергәләшеп ,якын тирәдәге ишегалларында чүп-чарны җыеп, аларны “төсле контейнер”ларга урнаштырды. Укытучылар экология һәм шәһәрнең чисталыгы турында кайгыртуны балалар күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә кирәклегенә һәм бу мәсьәләдә зурларның шәхсән үрнәге зур роль уйнавына ышана.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте