Марьино күленең яр буйлары чистарып калды! Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста яр буйлары” акциясе кысаларында шәһәребездә яшәүчеләрнең яраткан урыннарын чистартты. Аларга акциягә битараф булмаган башка кешеләр дә кушылды. Бик күп чүп-чар: пластик шешәләр, тимер банка, иске канистрлар җыеп алынды. Акциядә катнашучылар ике сәгать эчендә берничә дистә капчык чүп җыеп куйды. Шулай ук күлне суүсемнәрдән чистарту башланды.
Акциядә катнашучылар үзләренең хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә өметләнеп, кешеләребезне алга таба ял итү урыннарында чисталыкны сакларга өнди. Иртәгә территорияне чистарту эшен дәвам итү планлаштырыла. Шәһәрдә яшәүчеләрне табигатьне саклау чарасында актив катнашырга чакырабыз. Чистарту-җыештыру эшләре 10.00 сәгатьтә башлана.
Шуны да исегезгә төшереп үтик: быел “Уникаль объектларны саклау” дигән илкүләм проект кысаларында муниципаль берәмлекләр көче белән, волонтерларны җәлеп итү нигезендә, республикабызның 90 су объектын чистарту күздә тотыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте