Сәләтле балалар өчен “Биосфера” республика экологик лагерын 25 “яшь” тулу уңаеннан котладылар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда “Дуслык” савыктыру-мәгариф комплексында сәләтле балалар өчен “Биосфера” республика экологик лагере-мәктәбенә 25 “яшь” тулу уңаеннан тантаналы чаралар булып узды. Балалар, педагоглар һәм лагерь җитәкчелеген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы  Дамир Вәлиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Лилия Сәүбәнова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләре проблемалары директоры урынбасары Дмитрий Иванов котлады.

“Биредә мин талантлы, яшь, кызыксынучан балаларны – булачак экологлар, химиклар, биологларны күрүемә шатмын. Сезнең “Биосфера” лагерындагы эшегез – тикшеренү эшчәнлегенең тиңдәшсез тәҗрибәсе дә, теоретик белемнәрне практикада ныгыту да ул. Министрлык исеменнән Сезне хезмәттәшлеккә, конкурслар һәм иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашырга чакырам!” – дип сәламләде балаларны Дамир Вәлиуллин. Лилия Сәүбәнова исә лагерьны оештыручылар һәм укытучыларга нәтиҗәле эшләүләрен, яңа үрләргә ирешүләрен теләде.

Чара кысаларында  лагерь педагогларын  бүләкләү дә булды. Шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә лагерь-мәктәпне тәмамлаучылар “Биосфера”ның үзләренең киләчәк тормышына нинди өлеш кертүе, алар алдында нинди мөмкинлекләр ачуы турында сөйләде.

Сәләтле балалар өчен “Биосфера” 25нче республика  лагерь-мәктәбе 25 июльдән 11 августка кадәр дәвам итә. Аның кысаларында бөтен республикадан җыелган балалар экология, ветеринария, туфрак белеме, гидробиология өйрәнә. Лагерьда дәресләр экологик культураны үстерүгә, табигый объектларны мөстәкыйль өйрәнү, экологлар эшенең фәнни-тикшеренү методикаларын үзләштерүгә  багышланган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International