Мөслим районының Нарат Асты авылында яшәүчеләр газүткәргеч тирәсендә җирдән һавага ниндидер кара матдә атылуын күреп куркуга калган. Экологлар вакыйга булган урынга килгәч, торбаларның тузуы сәбәпле табигый газның чыгып торуын ачыклаган. “Фонтан булып аткан кара матдәнең туфрак булуы билгеләнде. Аны торба тишелгән урыннан газ бәреп чыгарган,” – ди экологлар. Авария булган урында кичекмәстән бик тә хәтәр җитешсезлекне юкка чыгару максатында эшләр башкарылган. Алынган су һәм һава пробалары нәтиҗәләре буенча пычрак матдәләр күләменең рәхсәт ителгән нормадан артып китмәве билгеләнгән.
Шуннан соң экологлар әлеге эш буенча материалларны, административ эш кузгату өчен, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте