Лубян урман-техник көллиятендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты уза

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген “Лубян урман-техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү мәгариф оешмасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары III слетының икенче көне үткәрелә. Биредә  мәктәпләр урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен “Профильгә кадәр әзерләү моделе буларак, мәктәпләр урманчылыклары яки заманча мәктәп шартларында өстәмә экологик белем бирүнең интегратив системасы”, “2020 – 2025 елларга мәктәпләрнең урман хуҗалыкларының үсеш перспективалары” дигән темаларга “Түгәрәк өстәл” уздырылган. “Түгәрәк өстәл”дә мәктәпләрнең урманчылыклары өчен яңа мәгариф программаларын эшләү мәсьәләләре, укучылар белән эшләү формалары һәм ысуллары каралган.

Мәктәпләр урманчылыкларына керүче балалар өчен янгыннарны сүндерү, кәрҗиннәр үрү, йон җептән рәсем ясау һәм ташка рәсем ясау буенча мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International