Суның чисталыгына күз-колак! Экологлар Казансу акваториясен тикшерде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында суның сыйфатына атналык мониторинг алып бара. Бүген экололар, “Сибирь 460” патруль көймәсенә утырып, чираттагы тапкыр Казансу елгасына профилактик рейд үткәрде. Табигатьне саклау ведомствосы лабораториясе белгечләре 15 күрсәткеч буенча судан кабат пробалар алды. Көймәдә ясалган анализлар Үзәк аналитик контрольлек махсус инспекциясендә тикшереләчәк.

Җәй башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк аналитик контрольлек махсус инспекциясе тарафыннан  су сыйфатын тикшерү өчен 100 проба алынганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Суда пычрак матдәләр күләменең тиешледән күпкә арту очраклы билгеләнмәгәнлеген дә искәртик.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International