Өмәгә йомгак ясыйбыз! Бүген Марьино күлендә су өслеген суүсемнәрдән чистарту эшләре дәвам итте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре актив егет-кызлар белән беролектә өмәнең икенче көнен үткәрде. Өмәдә катнашучылар сулыкны махсус тырмалар белән суүсемнәрдән чистартты, шулай ук калган барлык чүп-чарны җыеп алды.
“Нәкъ менә яшьләр үз шәһәренең чисталыгы турында, ял урыннарының төзеклеге турында кайгыртырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә бирегә без әлеге территорияне үз мөмкинлекләребезгә карап төзекләндерергә-чистартырга килдек,” – дип фикерләре белән уртаклашты Казан егете Артем Авакумов.
“Чиста яр буе” экологик акциясе башланганнан бирле республикада 300дән артыграк су объекты чистартылуын билгеләп үтәргә кирәк. Чараларда барлыгы 6000нән артыграк кеше катнашкан.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте