Бүген Спортның ишкәкле көймә төрләре үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 74 ел тулуга багышланган ярышлар булып узды. Спорт ярышларында балалар-яшьләр спорт мәктәбе укучылары, ишкәкле көймә спорты ветераннары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Зарница” җитештерү берләшмәсе, Марко Групп компаниясе хезмәткәрләре, шулай ук күрше төбәкләрдән – Түбән Новгород өлкәсе һәм Мари Иле Республикасыннан килгән егет-кызлар катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы май ае яллары алдыннан республикабызда яшәүчеләргә һәм кунакларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм урманнарда учак якмаска, ут белән бик сак эш итәргә өнди.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгын үткәрү чорында планлы рейд кысаларында Казан шәһәрендә булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Камада Соболеково юлы буенда рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өеменә тап булган. Чүплек мәйданының 850 кв. м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
Бүген Мәскәүдә Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль иадрәсе белгечләре Бөгелмәдә туфракта нефть продуктлары күләменең рөхсәт ителгәннән артып китүен ачыклаган.
Буада “Мавыктыргыч итеп укыйбыз” дигән девиз белән экологик чара булып узды.
Әлмәттә билгеле бер адәмнәр, үзләренә байлык эзләп, 1188 кв.м мәйданда туфракның астын өскә китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Русское Сиренькино авылыннан 500 метр чамасы ераклыкта, элекке ферма территориясендә, кара металлны казып алу фактын теркәгән. Казып чыгарылган тимер ватыклары өеп куелган, ә кирпеч һәм бетон калдыклары җиргә ыргытып калдырылган.
Бүген Буада Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп укучыларына табигатьне саклау һәм яклау, Җирнең генофондын саклау, дөньякүләм һәм илебезнең Кызыл китапларын эшләү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләп үтелде.
Азнакай шәһәре гимназиясендә мәктәп укучылары өчен экология конференциясе үткәрелде. Конференциянең теоретик өлешендә чүпне аерып җыю, калдыклар белән эш итү өлкәсен законнарга салу темаларына чыгышлар тыңланды.