Казанда чүп җыю ярышлары узачак

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 4 августында Казан шәһәренең Түбән елга аръягында “Чиста уеннар” экоквесты үтәчәк. Уенда катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләренең өлешен кертү һәм чүпне аерып җыю нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге бирердәй экологик белем бирү проекты бу. Командалар 2-3 сәгать эчендә билгеле бер территориядә чүп-чар җыеп, баллар туплаячак. Шушы балларны алга таба чистарту-җыештыру өчен өстәмә кирәк-ярак алуда файдаланырга мөмкин булачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, ә инде җыелган чүп-чар эшкәртүгә җибәреләчәк. Капчыклар һәм пирчәткәләр урында өләшенәчәк. Уенда катнашу өчен https://cleangames.ru/events/kazan4 сайтында теркәлергә кирәк. 14 яшькә кадәрге балалар бары тик олылар озатуында гына катнаша ала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International