В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтенеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Иң яхшы эковолонтерлык отряды” II Бөтенроссия бәйгесен үткәрү турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 28-31 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия экологик белем бирү конференциясендә булачак.
Конкурста катнашуга, 10 һәм аннан зуррак яшьтәге гражданнарны берләштереп, социаль-экологик проектларны тормышка ашыручы волонтерлык отрядлары чакырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
“Тыюлыкларга ярдәм итәбез” (махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә волонтерлык отрядлары проектлары)
“Эковолонтерлар – елгалар һәм күлләргә (су объектларының яр буйларын чистарту буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
“Урман волонтерлары” (урманнарны һәм агачларны саклау һәм торгызу буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
“Шәһәрнең эковолонтерлары” (шәһәрләрнең ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча волонтерлык проектлары)
“Чүпкә – юк дибез!” (чүп проблемасын хәл кылу буенча волонтерлык проектлары)
“Экокараш” (экология һәм волонтерлык темасына мәгълүмати-агарту материалларын һәм экология һәм волонтерлык темасына медиа-ресурслар булдыру һәм тарату)
Конкурста катнашу турында өстәмә мәгълүматлар, гариза-анкета һәм портфолио тапшыру тәртибе В.И.Вернадский исемендәге фондның интернеттагы сайтына урнаштырылган.
Конкурсның координаторы: Елена Павловна Хмара, тел.: (495) 953-72-77, (495) 953-73-49
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте