Александр Шадриков: “Алдыбызда тагын бер бурыч – илнең табигый байлыкларын саклау бурычы тора”

2019 елның 2 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Мәскәү өлкәсе экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге начальнигы Денис Савченко җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсеннән экологлар делегациясе килеп төште. ТР экология министры Александр Шадриков коллегаларын иң элек республика территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законын бозу очраклы ачыкланганда оператив төстә чаралар күрү өчен файдаланыла торган күзәтү техникасы белән таныштырды. Шулай ук күчмә экологик лаборатория һәм атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотуның автомат станциясе белән таныштыру булды. Экскурсия өлешеннән соң министрлык бинасында “Түгәрәк өстәл” узды. Кунаклар Татарстан территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтү буенча территориаль система, экология һәм хокук саклау органнары белән берлектә эшләү өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау тәҗрибәсе белән танышты, заманча элемтә чаралары ярдәмендә күзәтчелек органнарының халык белән берлектә эшләү мәсьәләләрен карады. Әлеге очрашу кысаларында көндәлек эшебезгә алдынгы технологияләрне кертү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуыбызга бик шатмын,” – дип, Александр Шадриков очрашу өчен коллегаларына рәхмәт белдерде.

Шулай ук Мәскәү өлкәсеннән килгән экологлар үзләренең сәфәре кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус инспекциясе белән танышып, аның техник тәэмин ителешен һәм Татарстан экологларының эшен югары бәяләде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International