Республикабызның әйләнә-тиә мохитен саклауга үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннары бүген янә үзләре эшләп киткән Министрлык бинасына җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта санитария-экология икеайлыгына йомгак ясалды.
Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров поручениесе нигезендә видеоконференция форматында табигать ресурслары һәм объектлары торышын дистанцияле мониторинглау комплекслы системасын булдыру һәм камилләштерү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды.
Хөрмәтле Татарстан экологлары, тармак ветераннары, республикабызда яшәүчеләр!
Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара циркуляр (ресурсларны яңарту дигән сүз) икътисады форумы эшендә катнашу өчен Хельсинкига (Финляндия Республикасы) китте. Республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар. Хельсинкига сәфәр кысаларында Финляндия Илкүләм музее белән танышу, Хельсинки балалар хастаханәсендә булу һәм кайбер башка чаралар каралган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат районында табигатьне саклау законын бозуларны ачыклаган. Җирле халык Биккол авылы тирәсендә көнкүреш калдыкларыннан торган чүплекнең оештырылуын белеп алган.
Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары үзләре өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә файдалы чарада катнашты. Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында экологик велоквест – шәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен үткәрелде.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4832 мөрәҗәгать кергән. Шуның 2858е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша 490 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 645 хәбәрне карап тикшергән.
Экоактивистлар, студентлар һәм экология мәсьәләләрендә экспертлар. Бу көннәрдә аларның барысы да бер белем бирү мәйданчыгына җыелды. “Байтик” белем бирү-савыктыру комплексында 31 майдан 1 июньгә кадәр “ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумы узды.
Яраксызга чыккан 4,6 тонна батарея җыеп алынган – Татарстан мәктәпләре укучылары “Экояз-2019” республика акциясе йомгаклары буенча әнә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бүген “ЭКОдулкын” IV Яшьләр эклологик форумы мәйданчыгында “Дюраселл Раша” пилот проектының тәүге этабына йомгак ясалды.