Экологлар ел башыннан бирле 7937 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7937  мөрәҗәгать кергән. Бүгенгә мәктәп укучылары экологларның иң ышанычлы ярдәмчеләре булып тора. Мөрәҗәгатьләрнең 58%ы нәкъ менә шулардан “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша кергән. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 856 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1089 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1416 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International