Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Тукай районы Новотроицкое авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар Чаллы елгасы тирәсенә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларының аударып калдырылуын белдергән.
Экологлар урынга чыгып, чыннан да, әлеге фактны раслаган. Елганың су саклау зонасында 10 кв.м мәйданда бетон ватыкларының аунап ятуы ачыкланган. Закон бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегенә һәм башка эшчәнлеккә карата чикләүләрне бозып файдалану”) нигезендә административ беркетмәләр төзелгән. Бирелгән күрсәтмә үтәлгән дә инде, ягъни хәзерге вакытта закон бозуның аянычлы нәтиҗәләре юкка чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте