Идел-Кама тыюлыгында табигатьне саклау акциясе узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Экологик сукмакларны чистартып, урман энергиясен үзләренә сеңдерү бәхетенә ирештеләр. Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгында “Яшел планета” эко-хәрәкәтенең төбәк бүлегеннән, балалары лагерьда ял иткән бер мәлдә, әти-әниләрдөн торган активистлар табигатьне саклау акциясен үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ветераннар советы җитәкчесе Елена Гыйльмиҗанова катнашты. Волонтерлар, дендрарий хезмәткәрләре җитәкчелегендә җәһәт кенә эшкә керешеп, табигатьне саклауның барлык кагыйдәләрен үтәргә тырыша-тырыша, җәйнең бик тә яңгырлы килүе сәбәпле бик тиз җәелеп киткән куак төпләрендәге чүпне утады, кирәмәс үрентеләрен кисеп ташлады. Шул ук көнне теләгендә булганнар зелпе, кабар агачы һәм балан үсентеләрен үзләре белән алып, аларны мәктәп яны участокларында һәм үзләре яши торган йорт тирәсендә утырту бәхетенә ирештеләр.

“Бүген акция Яшел Үзән районының Кызыл Яр мәктәбендә агачлар утырту белән төгәлләнде. Без туып-үскән төбәгебезне ямьләндерүгә үзебездән өлеш кертә алуыбызга шатбыз”, – дип билгеләп үтте Елена Гыйльмиҗанова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International