Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы үткәрелде

2019 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта табигатьне саклау комплексында “Эко Трассер + куллану буенча инновацион технология каралды.

Технологиянең принцибы скважина, нефть шламнарын вакытлыча урнаштыру урыннары, каты көнкүреш калдыклары складлары кебек күзәтү объектына билгеле бер күләмдә маркер кертүгә (алга таба судан файдалану урыннарында пробалар алып) нигезләнгән.

Эшләнелгән химик буяулар экология иминлегенә янамый, табигатькә яки җиһазга тискәре йогынты ясамый, табигатьтә табигый халәттә очрамый. Бу маркерны берьюлы берничә ноктага кертеп, объектларны күбрәк колачлау мөмкинлеге бирә.

Мондый система пычранган урынны җиңел генө ачыклау һәм аны күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Ысулдан файдалану технологиясен скважинада да, объектның ачык урнашу урынарында да кулланырга була, Бу исә өстәмә махсус җиһаз сатып алу ихтыяҗын, димәк, өстәмә чыгымнар ихтыяҗын юкка чыгара.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International