ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Республикада санитария-экология икеайлыгын үтәү буенча иң югары балл җыйган муниципалитетлар билгеле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң активларны бүләкләде.


31
май, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре районнары администрацияләре вәкилләре һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләре Горький тимер юлының Казан төбәгенә контроль тикшерү үткәрде.

Әйләнә-тирә мохитне саклау – тормышыбызның бик тә мөһим өлеше. Шуны истә тотып, Казан шәһәренең 96нчы гимназиясендә, экологик агарту максатыннан, экология дәресе үткәрелде.

Буа районында табигатьне саклау законын санга сукмаучы өч кеше экологларның фототозак камераларына эләккән. Фотоматериаллардан күренгәнчә, гражданнар җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлап калдырган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Актаныш районы Совхоз бистәсендә җир эшләренең законсыз алып барылуы турында берәүдән хәбәр алынган.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында квадрокоптер ярдәмендә Түбән Камада җир законын бозуны ачыклаган.

Баулы шәһәре башкарма комитетында җир асты байлыкларыннан файдалану һәм су объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Актаныш районында җирле халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә җир законын бозу факты ачыкланган.

Закон моннан җиде ел элегрәк Россиядә нефть чыгаручы компанияләргә иярчен нефть газының 95%ын утильләштерүне йөкләгән иде. Нәтиҗәдә, чыннан да, атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр микъдары кимеде, ә нефть предприятиеләренә иярчен газдан файдалануның нәтиҗәлерәк яңа ысулларын эзләргә туры килде.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

2 июнь көнне 10:00 сәгатьтә теләгендә булган барча кешене  Сулыкларны халыкара чистарту көненә кушылырга чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International