Теләсә кайсы бала Экоменга әйләнә ала. Яңа уку елы башыннан республикада 1нче һәм 5нче эко-сыйныфлар өчен экология буенча дәреслекләр пәйда булачак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Заманча, матур һәм күркәм кулланма әсбаплар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татармультфильм” иҗат берләшмәсе белгечләре, бергәләшеп, балаларга экология мәсьәләләрен яңача аңлату формасын уйлап тапкан. Шулай итеп, уртак тырышлык нәтиҗәсендә Татарстан Республикасындагы 102 махсус эко-сыйныф өчен 2 мәгариф-агарту басмасы: 1нче сыйныф укучылары өчен “Яшел сукмак” дигән дәфтәрләр һәм 5нче сыйныфлар өчен – Яшел Татарстан”  кулланма әсбабы пәйда булган. Кичә журналистлар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шулар белән таныштырылды.

“Әлеге уку материаллары инде 2019-2020 уку елында ук укучылар хозурына чыгарылачак. Алга таба “Мәктәптә экология” дигән бердәм  проектлар системасын эшләү: 1-7 сыйныф укучылары өчен дәреслекләр чыгару, анимацион роликлар, компьютер уеннары һәм экология өлкәсендә иҗтимагый тормыш үзәгенә әйләнергә тиешле интернет-портал булдыру планлаштырыла”, – диде Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин.

Казан (Идел буе) федераль  университеты  профессоры, биология фәннәре докторы Илгизәр Кәримов исә яшь буынга экологик белем бирүнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Проектны илебездә табигатьне саклау буенча  тәүге кафедраның пәйда булуына (ә ул Казан университетында оештырылган) 50 ел тулу елында тормышка ашыра башлау бик зур мәгънәгә ия”, – дип искәртте ул.

“Алдыбызда зур бурыч – ел әйләнәсендә мәктәп укучылары игътибарын тотып тору бурычы тора. Шул ук вакытта әкият геройлары – Экомен белән Алтынчәч укучыларның белемнәрен чарларга, күңелләрен ачарга тиеш. Беренчесенә шундый идея салынган: теләсә кайсы укучы Экоменга әйләнә ала! Бала моның өчен чиктән тыш сәләтле булуның таләп ителмәвен, бәлки үзе артыңнан чүп калдырмауның, өмәләрдә катнашу, табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисе тоюның гына кирәклеген аңларга тиеш. Алтынчәч исә миллилекне гәүдәләндерә. Шул рәвешле алар, мәктәп укучылары белән экологияне өйрәнү юлында – 1нче сыйныфтан 7нче сыйныфка кадәр –  бергә атлап, җиңелмәс тандем булып тора”, – дип сөйләп үтте Азат Ганиев.

Ә инде “Татармультфильм” иҗат берләшмәсе мөхәррире  Анна Леваи “Яшел сукмак” дәфтәре – 32 әкияттән торган җыентык турында сөйләде. Аның әйтүенчә, әлеге әкиятләрнең ахыры юк – балалар аны үзләре уйлап табарга һәм бу җәһәттән хәтта үзара бәхәсләшергә дә тиеш. “Биредә текст – бик  аз, мөстәкыйльлекә, практик эшчәнлеккә: ребус, график диктантлар, кисеп алу өчен сыннарга күп урын бирелгән”, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Быел уку кулланмаларының һәркайсы 1,5меңәр данәдә тираж белән басылып чыгачак. Киләсе елда исә 2нче, 6нчы сыйныф балалары өчен материаллар бастыру һәм аларны татар теленә тәрҗемә итү, бер елдан – 3нче һәм 7нче сыйныфлар өчен материаллар чыгару күздә тотыла.

Матбугат конференциясе барышында журналистлар шулай ук “Мәктәптә  экология” геройлары – Экомен һәм Алтынчәчнең прототиплары белән дә таныштырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International