30 сентябрьгә кадәр “Иң яхшы эковолонтер отряды” II Бөтенроссия бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда социаль-экологик эшчәнлектә катнашучы 10 яшьтән зуррак кешеләрне берләштергән волонтерлык отрядлары катнаша.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Тыюлыкларга ярдәм итәбез
- Эковолонтерлар – елгалар һәм күлләргә
- Урман волонтерлары
- Шәһәр волонтерлары
- Чүпкә – юк дибез!
- Экокараш
Бәйгедә ничегрәк катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (http://vernadslcy.ru) танышырга була.
Конкурс, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә, В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте