ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Табигать турында чын күңелдән кайгырту. Бүген “Экояз 2019” республика акциясенә йомгак ясау кысаларында иң яхшы экологик гаиләне, балалар бакчасы, мәктәп, прдприятиене бүләкләү булды.

Әлмәт районы Нәдер авылында яшәүчеләр көнкүреш чүбе өемен ясап куйган.

Экология дәресләре традицияләрен дәвам иттерәбез. Бу юлы Әлмәт районының “Кояшлы” балалар бакчасына йөрүче нәниләр табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт серләренә төшенде.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дустанә атмосфера, кызык фикерле чыгыш ясаучылар, ә иң мөһиме – чарада катнашучыларның яңалыкны шундук эләктереп алырга торучы күзләре. Экологик агарту хәтта җәйге каникул чорында да дәвам итә.

Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен бәйрәм итү кысаларында экология чарасы булып узды.

 Азнакай районында “Автостоп” операциясе үткәрелгән. Аның барышында инспекторлар су объектларының яр буйларында машина куярга яратучыларның эзенә төшкән.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнендә экологик иминлекне тәэмин итүдә  намуслы эшләүләре өчен бүләкләргә ия булды. Аларны аппарат киңәшмәсе кысаларында министр Александр Шадриков бүләкләде. “Экологияне саклау буенча безгә зур җаваплылык йөкләнгән. Алдыбызда – бик күп бурычлар. Әмма мин, бергәләшеп, иңгә-иң торып, аларны уңышлы төстә хәл итәсебезгә ышанам. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, оптимизм рухы һәм экология файдасына яхшы идеяләр телим,” – дип билгеләп үтте ул.

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә яңа системага күчүнең тәүге йомгаклары буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.

Бүген Тула өлкәсе вәкилләре экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International