Икенчел чималны файда китерерлек итеп түгел, бәлки экологиягә зыян салырлык итеп җыйганнар. Лениногорскида Исемсез елганың су саклау зонасында полиэтилен һәм макулатура калдыклары табылган. Биредә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге хезмәткәрләре экологик таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерү максатыннан рейд үткәргән. Шулай итеп, белгечләр эшкәртүгә тапшырылган калдыкларны җиргә аударып китү фактын теркәгән, шулай ук елгада кемнеңдер, үзбелдеклеләнеп, су суырту өчен насос урнаштырганлыгын күреп алган.
Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте