Түбән Кама районының “Заря” лагеренда җәйнең соңгы көннәре экологияне кайгырту юнәлешендә узды. Балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары “Табигатьнең дошманы – чүп ул!” дигән темага экология дәресе уздырды. “Кирпеч һәм бетон ватыклары, батареяләр, резина көпчәкләр, пластик шешәләр – мондый калдыкларның таркалу вакыты 100-200 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте экологлар. – Хәзерге вакытта чүп саклау полигоннарының чигеннән ашып тулу мәсьәләсе бик кискен тора, ә аның сәбәбе – кеше. Димәк, бу проблеманы хәл итү буенча җаваплылыкны да нәкъ менә кеше тотарга тиеш”. Ә инде чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә – ул да булса калдыкларны – макулатура, батареяләр, пластик шешәләрне җыеп эшкәрү, ягъни аларны икенчел чималга әйләндерү. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары балаларның үзләре үк чүпне аерып җыюның әһәмиятен аңлый башлауларын искәртә. Балалар мондый акцияләрдә катнашып кына калмыйча, бәлки аларны үткәрүне дә тәкъдим итә, шулай ук өмәләр уздырып, калдыклардан үзенчәлекле әйберләр дә ясый әле, ди табигать сагында торучы белгечләр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте