Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык үткәрү чорында табигать саклау хезмәтләренең яңа эш алымнары турында” дип аталган брифингта катнашты. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында хезмәттәшлек буенча иҗтимагый экология оешмалары активистлары белән чираттагы киңәшмәне уздырды.
Ел саен мартның соңгы шимбәсендә бөтен дөньяда миллионлаган кешеләр бер сәгатькә утларын сүндерә, чөнки алар өчен Җир планетасының киләчәге бик мөһим. Җир сәгате - табигатькә сакчыл караш, планетабызның чикләнгән күләмдәге ресурслары турында кайгырту билгесе, климатны саклау буенча кискен чаралар күрүгә иҗтимагый өндәмә ул.
24 мартта Татарстанда, республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы теләктәшлегендә, макулатура җыю буенча “Эшкәртү шимбәсе” (“Субботка-переработка”) бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең инициаторы һәм оештыручысы - ЭКА хәрәкәте.
Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә “Су ресурсларын саклау көне” кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, “Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” муниципаль бюджет учреждениесе, Әлмәт шәһәре Мәгариф идарәсе теләктәшлегендә, укучылар өчен “Белем бирү процессында укучыларның экологик культурасын үстерү” темасына конференция оештырылды.
Бөтендөнья су ресурсларын саклау көнен (World Day for Water яки World Water Day) үткәрү фикере тәүге мәртәбә БМОның 1992 елны Рио-де-Жанейрода узган әйләнә-тирә мохитене саклау һәм үстерү буенча Конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.
16-17 мартта Түбән Камада Россия дәүләтчелеге һәм тарихы елына багышланган “Кошлар көне” исемле традицион шәһәр бәйрәме узды. Әлеге чара кысаларында Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Митрофанов В.А. белән очрашты, ул кышкы чорда кошларны саклау чаралары турында сөйләде.
Кичә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр урынбасары Андрей Калайда рәислегендә, ике ай дәвамында санитар-экологик өмәләр үткәрү чорында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, коммерциягә нигезләнмәгән иҗтимагый оешма активистлары белән киңәшмә узды.
Федераль су ресурслары агентлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР энергетика министрлыгы, Казан шәһәренең мэриясе, «Средволгаводхоз» су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениясе, Россия су җәмгыяте (Мәскәү шәһәре), “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте Казанда 2012 елның 3 апреленнән алып 5 апреленә кадәр “Казан. Чиста су” форумы кысаларында “Казан. Чиста су” 3нче махсуслаштырылган күргәзмәне үткәрәләр.