Кичә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр урынбасары Андрей Калайда рәислегендә, ике ай дәвамында санитар-экологик өмәләр үткәрү чорында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, коммерциягә нигезләнмәгән иҗтимагый оешма активистлары белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә хезмәттәшлекнең түбәндәге юнәлешләре каралды:
- Мониторинг алып бару өчен, иҗтимагый оешмалар арасында шәһәр районнарын һәм участокларын бүлү;
- Шәһәр территориясен чистарту буенча уртак акцияләр уздыруны килештерү.
Киңәшмәдә унбиш иҗтимагый оешма, шул исәптән “Экологик мәдәният һәм сәясәт үзәге” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, “Кошларны саклау берлеге” иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе, “ЭКА” Төбәкара иҗтимагый оешмасы, “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы һ.б.ларның вәкилләре катнашты.
Искәртеп үтәбез 1 апрельдән 31 майга чаклы Татарстан Республикасында ике ай дәвамында санитар-экологик өмәләр уздырылачак. Быел бу чара Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә әзерлек билгесе астында оештырыла. Шул җәһәттән һәр кеше “җәмәгать инспекторы” ролендә чыгыш ясап, төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын ярамаган урыннарда түгүгә йогынты ясый ала. Моның өчен санкцияләнмәгән чүплекнең фотосурәтен һәм аның тасвирламасын түбәндәге электрон адреска юллау зарур: eco.signal@tatar.ru