Сессиянең төп темасы Әлмәт муниципаль районы башлыгының 2011 елдагы эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлары турындагы хисап булды.
Артем Сидоров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2012 елда Экология министрлыгы линиясе буенча, Рус Акташында каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелешен, Чупай авылында гидротехника корылмалары һәм башка объектларның ремонтын тәмамларга, шулай ук Кузайкино авылы өчен чүп-чар төяү станциясе җайланмасын сатып алырга кирәк.