24 мартта Татарстанда, республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы теләктәшлегендә, макулатура җыю буенча “Эшкәртү шимбәсе” (“Субботка-переработка”) бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең инициаторы һәм оештыручысы - ЭКА хәрәкәте.
Акциянең максаты - төбәкләрдә калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртүне пропагандалау, халыкның киң массаларына “чүп-чар” проблемаларын хәл итүдә җәмәгатьчелек катнашуның мөһимлеге турында җиткерү.
Татарстанлылар волонтер макулатура җыю пунктларына барып, тупланган кәгазь чүп-чарын, чыгарып ташлаганчы, эшкәртүгә тапшыра ала.
Макулатура җыю хәйриячелек нигезләрендә башкарыла. Җыелган макулатура өчен алынган барлык акчалар Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни ядкарьләр яңарышы фондына һәм Казан шәһәренең сукбай хайваннарны яклау оешмасына күчереләчәк.
Республика акциясендә барлык муниципаль районнар катнаша. Сезнең муниципаль районда макулатура кабул итү пунктлары турындагы мәгълүматны 8927-407-48-72 телефоны аша белергә мөмкин.
Казан шәһәрендә макулатура җыю нокталары:
- КСК КФУ УНИКС (Кремль ур., 18) 12:00-16:00 сәгатьләрдә. Белешмәләр өчен телефон: 8927-407-48-72