“Белем бирү процессында укучыларның экологик культурасын үстерү”

2012 елның 23 марты, җомга

Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә “Су ресурсларын саклау көне” кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе, “Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” муниципаль бюджет учреждениесе, Әлмәт шәһәре Мәгариф идарәсе теләктәшлегендә, укучылар өчен “Белем бирү процессында укучыларның экологик культурасын үстерү” темасына конференция оештырылды.

Чарада өлкән һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар төрле даталар - Су ресурсларын саклау көненә, Җир көне, Кошлар көне, Сәламәт яшәү рәвеше көненә багышлап әзерләгән проектларын яклады. Үз эшләрендә балалар шәһәр экосистемасы, мәгариф һәм калдыкларны утильләштерү проблемаларын күтәрде. Алар шулай ук кешеләрне табигатькә җавапсыз караш нәтиҗәләре хакында уйланырга өндәүче социаль роликлар әзерләгән иде.

 

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә мәгълүматлары буенча

 

Министрлык матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International