Федераль су ресурслары агентлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР энергетика министрлыгы, Казан шәһәренең мэриясе, «Средволгаводхоз» су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениясе, Россия су җәмгыяте (Мәскәү шәһәре), “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте Казанда 2012 елның 3 апреленнән алып 5 апреленә кадәр “Казан. Чиста су” форумы кысаларында “Казан. Чиста су” 3нче махсуслаштырылган күргәзмәне үткәрәләр.
Бу чаралар РФ хөкүмәте тарафыннан 2010 елның 22 декабрендәге 1092 номерлы карары белән расланган “Чиста су” федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында су сыйфаты һәм су ресурсларын сакчыл тоту, коммуналь һәм сәнәгать өлкәләрен су белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган.
Күргәзмәдә катнашучы-ширкәтләр су ресурсларын торгызу һәм саклау, коммуналь һәм сәнәгать өлкәләрен су белән тәэмин итү, җыентык суларны чистарту, суны шешәләргә тутыру һәм башка күп нәрсә өчен җиһаз һәм хезмәтләренең барлык спектрын тәкъдим итәчәкләр.
Когресс барышында “Россия су тармагының үсеше” дигән темага багышланган пленар утырыш үтәчәк, шулай ук түгәрәк өстәлләр эше планлаштырылган:
• 1нче түгәрәк өстәл “Россиядә су ресурсларын рациональ куллану һәм судан файдалануны нәтиҗәле идарә итү”
• 2нче түгәрәк өстәл “Чиста су” федераль максатчан программаны тормышка ашыру һәм кеше сәламәтлегенә суның тәэсире” (1нче секция “Чиста су” федераль максатчан программаны тормышка ашыру; 2нче секция “Эчәргә яраклы һәм хуҗалык суы белән тәэмин итү чыганагы буларак җир асты сулары” )
• 3нче түгәрәк өстәл “Россиянең су хуҗалыгы комплексын яңарту өчен энергонәтиҗәле инновацион технологияләр”
“Казан. Чиста су” күргәзмәсе эшендә катнашыр өчен оешмалар, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр вәкилләрен чакырабыз.
Күргәзмәдә катнашыр өчен гаризалар 2012 елның 23 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Россия, 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8, “Казан күргәзмәсе” ачык акционерлык җәмгыяте.
Контактлар: проект җитәкчесе: Фатенок Елена Васильевна
Бәйләнешкә керү өчен затлар: Дерябина Наталья Александровна, Шәрипова Аделия Чыңгысовна, Хәсәнова Динә Әдиповна, Бозина Мария Владимировна
Тел./факс: (843) 570-51-27, 570-51-11, 570-51-23
Россия, 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8,
“Казан күргәзмәсе” ачык акционерлык җәмгыяте.
http://www.waterkazan.ru/rus/
E-mail: d1@expokazan.ru, office@expokazan.ru
Министрлыкның матбугат хезмәте